Районның җөмһүрияттәге беренче адымнары

10.03.2017 09:33 | ҖӘМГЫЯТЬ Печать

Районның җөмһүрияттәге беренче адымнары

1927 елның 13 мартында ТАССР ҮБК карары белән беренче районнар (Әгерҗе, Балык бистәсе, Казан, Кайбыч, Лаеш, Норлат-Ачасыр, Свияжск, Тәмте) оештырылган. 1929 елда республикадагы районнар саны 45 булган. Алабуга районы 1930 елның 10 августында оешкан, шул вакыттан башлап шәһәр район үзәге булып китә.

Кантон тарихыннан

Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, 1922 елда Алабугада товар биржасы ачылган. 1928 елда Алабуга кантоны юкка чыгарылып, Чаллы кантоны составына кертелгән.

1921 ел ахырында Мамадыш шәһәрендә эшләп килгән педагогия курслары ябылу сәбәпле, аларны Алабугадагы шундый ук курсларга кушканнар. Бу уку йортында да хәлләр бик үк шәптән булмаган. Кантон мәгариф бүлеге отчётында мондый сүзләр язылган: “Курста укучыларның барысы да Татарстаннан, күбесе уңыш булмаган ач районнардан. Күпчелек укучыларның әти-әниләре ачтан үлгәннәр. Берничә укучыны хастаханәгә җибәрергә мәҗбүр булдык, чөнки алар ачтан шешенделәр...”

Алабуга ярминкәләре

Яңа икътисадый сәясәт вакытында Совет илендә иң беренче булып Алабугадагы ярминкә ачылган. 1922 елдан аларны яңа урында – Инкыйлаб мәйданында корырга булганнар һәм махсус 4 таш корпус төзелеп, 2 балаган урнаштырылган. 1927 елда анда 2 дәүләт оешмасы, 6 кооператив, 2 артель, 191 шәхси оешма катнашкан. Товарларның ниндие генә булмаган. Пыяла һәм чынаяк савыт-саба, данлыклы Оренбур шәлләре, йорт кирәк-яраклары, авыл хуҗалыгы машиналары, мануфактура, галантерея, кондитер әйберләре, савыт-саба, җиләк-җимеш үтемле булып исәпләнгән. Казаннан аяк киемнәре, мех, күлмәкләр алып килгәнннәр. Нижгар губернасының Павлов шәһәреннән – тимер һәм җиз эшләнмәләр китергәннәр. Ярминкәдә тәгәрмәч сату рәте эшләгән. 

1927 елда ярминкәгә Көнгер, Пермь, Свердлау, Ижау, Сарапул, Түбән Новгород, Кукмара, Яр Чаллы, Вятка, Сембер, Семенов, Павлов, Кострома, Самара шәһәрләреннән барлыгы 204 236 сумлык товар килгән, 103 200 сумлыгы сатылган. Авыл хуҗалыгы машиналары, мануфактура, галантерея, кондитер әйберләре, җиз эшләнмәләр, савыт-саба, җиләк-җимеш үтемле товар саналган.

1927 елның 13 мартында ТАССР ҮБК карары белән беренче районнар (Әгерҗе, Балык бистәсе, Казан, Кайбыч, Лаеш, Норлат-Ачасыр, Свияжск, Тәмте) оештырылган. 1929 елда республикадагы районнар саны 45 булган. Алабуга районы 1930 елның 10 августында оешкан, шул вакыттан башлап шәһәр район үзәге булып китә.

Беренче татар ректоры 

Алабуга өязенең Бондюг химия заводы эшчесе гаиләсендә туып үскән Гыймаз Баһаветдинов (1896-1937) яшьтән үк заводта эшләгән. Октябрь инкыйлабыннан соң ул пария эшләрендә актив катнашкан. Алабуганы Колчак армиясеннән азат иткәннән соң, Баһаветдиновны  Алабугага җибәрәләр.  Партиянең завод комитеты рәисе буларак, аны Алабуга кантоны (районы) Советларының VIII нче съездына делегат итеп сайлыйлар, съездда Алабуга Уисполкомы әгъзасы һәм РКП(б) Алабуга оешмасының Өяз комитеты секретаре итеп куялар.

1921 елда Алабуга кантоны Советлар съездында аны II нче Татарстан ССР Советлар съездына делегат итеп җибәрәләр, соңгысында Үзәк башкарма комитеты әгъзасы һәм ТАССР Юстиция халык комиссары итеп сайлыйлар, ә 1922 елның декабреннән ул ТАССР Прокуроры вазыйфаларын да башкара.

Читтән торып укып, химик дипломы ала, КДУ фәнни эшкә күчкә. 1930-31 елларда ул ректор була. Шул рәвешле, университет тарихына беренче татар ректоры буларак кереп калган. Ни кызганыч, Сталинның 1937-38 елгы репрессия дулкыны Гыймаз Баһаветдиновны да читләтеп узмый: 1938 елның маенда ул атып үтерелә һәм 1957 елда гына аклана. Университетның беренче татар ректоры Казанда Бауман урамы, 45 йорт адресы буенча яшәгән.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике