Сөннәт – мөселманлык билгеләренең берсе

09.03.2017 16:53 | ҖӘМГЫЯТЬ Печать

Сөннәт – мөселманлык билгеләренең берсе

Гаиләдә бала туу зур бәхет! Аның сәламәт һәм якты киләчәге өчен ата-ана җаваплы. Ир-бала туган гаиләдә яшь әти-әни алдында торган мөһим һәм баланың саулыгы өчен кирәкле бер гамәл бар. Ул – сөннәткә утырту.

 

Сөннәткә утырту тарихы
Сөннәткә утырту безгә ата-бабаларыбыздан калган йола. Сөннәткә утырту моннан 15 мең ел элек – палеолит дәверендә үк булган, таш кыяларда сакланган рәсемнәрдә ул ачык күренә. Сөннәткә утырту дин күзлегеннән, гигиена максатыннан чыгып һәм медицина таләпләре буенча дөньяның барлык почмакларында, илләрендә ясалган башкарыла. Бүгенге көндә Американың 75 процент ир-аты, чисталыкны саклау максатыннан, үзләре теләп бу процедураны узган. 1948 елга хәтле Британиядә бу операция туучы балаларның өчтән беренә ясалган.

Сөннәт нигә кирәк?
Ир балаларның, ир-атларның тыш­кы җенес әгъза­сы башын кап­лаучы тире – медицина теле белән әйткәндә, “сөннәтлек” дип атала. Кайберәүләрдә – тумыштан, ә кайбер балаларда шул “кырый тире” еш ялкынсыну сәбәпле, сидек юллары тараеп, кече йомышын үтәргә комачауларга мөмкин. Сөннәткә утырту вакытында шул “сөннәтлек” кисеп ташлана, кан агуы туктатыла һәм яра тегелә. Шул ук көнне бала өйгә кайта. Атна-ун көн эчендә яра төзәлә. 

Ничек әзерләнергә? 
Беренчедән, баланы белгеч – уролог-андролог карарга тиеш. Кайбер очракларда бу операцияне балага бөтенләй ясарга ярамый яки ул соңрак ясалырга тиеш, чөнки балада тумыштан төрле тайпылышлар булырга мөмкин: мәсәлән, гипоспадия, эписпадия, яшерен җенес әгъзасы һәм башкалар. Теләсә кайсы операция кебек үк, сөннәткә утырту да өзлегүгә китерергә мөмкин. Гадәттә операциядән соң кан югалту күзәтелә, яра урыны эренли. Шуңа күрә Стандартлар буенча операция бары тик медицина учреждениесендә һәм барлык анализлардан соң гына ясала ала. Сөннәткә утыртыр алдыннан һәм операциядән соң ата-аналарга хирург барысын да аңлата, операциягә әнисеннән дә, әтисеннән да рөхсәт алына.


Ә сөннәткә утыртмасаң? 
Сөннәткә утыртмау нинди аяныч хәлләргә, авыруларга китерергә мөмкин соң? Алдарак әйтеп узганымча, сидек юллары тараюы, бөер һәм сидек юлларында барлыкка килгән инфекцияләрнең сәбәбе булырга мөмкин. Ачылмаган “сөннәтлек” эчендә барлыкка килгән смегмада бактерияләр җыела һәм үрчи: инфекциядән тыш, алар төрле онкология авырулары китереп чыгарырга да мөмкин. Сөннәтсез ирләрнең хатыннарында аналык муентыгында яман чир очраклары күбрәк. “Дерматология архивы” дигән журнал үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, сөннәткә утыртылган ирләр арасында венерик авырулар (сифилис, гонорея) өч тапкыр кимрәк, СПИД афәте алты тапкыр азрак очрый.

 

Әти-әниләргә киңәш 

Сөннәткә утырту – җенси тормышның сыйфатын һәм озынлыгын арттыру өчен иң яхшы ысул дип санала. Баланы сөннәткә утыртырга уйлагансыз икән, адым саен ачылган, кайвакыт хәтта лицензиясез дә эшләүче шәхси клиникаларга бармыйча, анализларга нигезләнеп эш итүче белгечләргә мөрәҗәгать итсәгез иде. Бабайлар заманы артта калды. Бик ярлы илләрдә генә бүген дә сөннәткә бабайлар утырта. Өй шартларында яки лицензиясе булмаган клиникаларда сөннәткә утырткан очракта “сөннәтлек” киселеп бетмәгән, ә кайбер чакта операция, гомумән, дөрес ясалмаган була – яңадан ясарга туры килә. Биш-җиде минутлык операциянең наркозы куркыныч түгел. Заманча аппаратлар һәм, наркоз бирү өчен, елдан-ел җиңелрәк препаратлар кулланыла. Әмма иң мөһиме, әлбәттә, тәҗрибәле белгечләр.


Зөһрә Лотфуллина, улын сөннәткә утырткан ана:

Улыбызны ике ай ярымлык вакытта сөннәткә утырттык. Шифаханәдә хирургка мөрәҗәгать иттек, лазер кулланып сөннәтләде, 5-6 көндә төзәлде, бәясе дә артык кыйммәт түгел – 2 мең ярым. Барлык ата-аналарга бу уңайдан белгечләргә, табибларга барырга киңәш итәр идем, өйдә сөннәткә утыртучыларны аңламыйм, минемчә, алай куркыныч. Кечкенә вакытта сөннәтләсәләр яхшырак, чөнки бала капшамый, тотмый, шуңа тизрәк тә төзәлә.

 

Сөннәткә утыртуга каршы фикерләр

Венера Мотыйгуллина:

Мин сөннәтләүгә ышанмыйм, чөнки Аллаһ туганда ук кешене дөрес итеп тудырган.

 

Дамира Гәрәева:

– Белмим инде, кирәк микән башны интектереп йөрү. Улымны сөннәткә утыртырга жәл. Баланы яхшылап юынып йөрергә өйрәтсәң бернинди пычрак та җыелмый. Үсеп җиткәч, үз теләге белән ясатыр әле.

 

Экспертлар фикере

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Алабуга районының имам-мөхтәсибе:

– Сөннәткә утырту – ул безнең динебезнең бер йоласы. Ир баланы сөннәткә утырту тиеш гамәл булып санала, динебез шулай куша. Бала тугач, әти-әнинең берничә бурычы барлыкка килә: исем кушу, ир баланы сөннәткә утырту. Әгәр бала сөннәткә утыртылмаса, гөнаһысы әти-әни өстенә төшә. Ә кайда сөннәтләргә, монысы икенче мәсьәлә. Элекке заманнарда өйләрдә әби-бабайлар сөннәтләгән, хәзер дә болай эшләүчеләр бар. Бер әйберне – куркынычсызлык мәсьәләсен күз алдында тотарга кирәк. Ата-ана баланы сөннәткә утыртканда, бөтен куркынычсызлык кагыйдәләрен тотарга тиеш. Өйдә сөннәткә утыртканда, төрле хәл килеп чыгарга, нәтиҗәсе аянычлы булырга мөмкин, шуңа күрә әти-әни кайда куркынычсызрак, шунда барырга тиеш. Әгәр нәтиҗәсе начар булып, бала гарип кала икән, әти-әни бала, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәчәк. Баланы куркыныч астына куймыйча, шифаханәдә үз эшен белгән, һөнәри кешеләргә мөрәҗәгать итү хәерлерәк. Бала тугач та берничә көн узгач, аны сөннәткә утыртырга мөмкин, бу шулай киңәш ителә дә. Иртәрәк булган саен, яхшырак. Сөннәтләүне дин ягыннан да, медицина ягыннан да, ир кешенең сәламәтлегенә файдалы дигән нәтиҗәгә килделәр.

 

Шәфкать Әхмәтҗанов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы:

Әгәр медицина хезмәткәрләре күрсәтмәсе булса, балалар хирургына мөрәҗәгать итәләр. Хәзер бит күп ата-аналар балаларын матурлык өчен  сөннәтләргә тели, андыйларны кабул итмибез.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике
После скандала на «Боях по правилам TNA» может состояться матч-реванш Шаршеева с Калининым
О возможности проведения поединка объявил Дастан Шаршеев в видеообращении на своей странице в одной из соцсетей.
16:38 29.04.2017
В Казани подвели итоги проекта ПФО «Победа»
В рамках проекта в Доме Правительства РТ прошел окружной семинар для руководителей военно-патриотических клубов округа.
16:06 29.04.2017
Рустам Минниханов: «Звезда Героя Труда – самая почетная и высшая награда нашей страны»
Президент Татарстана поздравил Минтимера Шаймиева с получением государственной награды в финале республиканского конкурса «Благотворитель года 2016».
15:28 29.04.2017
В Лаишевском районе поддержали акцию «Всероссийский день леса»
Саженцы предоставили «Лаишевский лесхоз» совместно с лесничеством.
15:24 29.04.2017
На ипподроме в Казани можно будет играть в гольф и пейнтбол
Также на территории конного комплекса работает центр иппотерапии, клуб спортивных единоборств «Хан», крытый футбольный манеж.
09:00 28.04.2017
23-летний аферист из Заинска хотел получить миллион, сообщив о ложных кражах
Заинец обвиняется в мошенничестве в сфере страхования и двух заведомо ложных доносах о преступлениях.
14:44 29.04.2017
Президент РТ принял участие в посадке «Аллеи Победы и Дружбы» в Казани
В Казанском парке Победы прошел субботник и акция «День посадки леса».
14:09 29.04.2017
Сотрудники МЧС спасли на пожаре в Казани 30 человек
Происшествие случилось в жилом доме №6а на улице Братьев Касимовых в Казани.
13:55 29.04.2017
В Татарстане подкормка озимых культур и многолетних трав проведена на площади 650 тыс. га
На полях продолжают работать 24 самолета и более 100 пневмоходов.
13:11 29.04.2017
Представители мусульманского духовенства очистили от мусора территорию Ново-татарского кладбища
Местом для проведения субботника ДУМ РТ выбрало Ново-Татарское кладбище неслучайно: здесь покоятся более 50 выдающихся религиозных деятелей.
12:57 29.04.2017
Фото: полиция Казани разыскивает пропавшего жителя Дзержинска
В начале февраля Вячеслав Бурлаков приехал на автобусе из Нижнего Новгорода в столицу Татарстана и до сих пор о нем ничего неизвестно.
12:36 29.04.2017
Минниханов: «Если бы не было таких людей, конечно, мы не смогли бы быть успешными»
Президент Татарстана в преддверии праздника весны и труда вручил государственные награды жителям республики.
12:25 29.04.2017
Рустам Минниханов в парке Победы Казани высадил саженцы сирени
В Татарстане проходит всероссийский экологический субботник «Зеленая Россия» и акция «День посадки леса».
12:14 29.04.2017
Президент РТ попросил Ильсура Метшина контролировать ход работ на ЖК «Салават Купере» и «М-14»
На следующей неделе в «Салават Купере» планируется сдать дом 10-5 (5-7 мая), также завершается строительство очередного объекта в ЖК «М-14».
12:05 29.04.2017
В Татарстане введено 798,6 тыс. кв.м. жилья
В рамках программы социальной ипотеки в органы статистики отчитаны 47 домов на 2 тыс. 61 квартиру.
11:59 29.04.2017
В Челнах суд приостановил работу детсада «Сами с усами»
Набережночелнинский суд закрыл на время частный мини-детсад из-за претензий Управления Роспотребнадзора по РТ.
11:46 29.04.2017
С начала года в Татарстане за нарушение правил охраны труда наложено более 3 млн рублей штрафов
В Доме Правительства РТ прошло традиционное республиканское совещание по вопросам строительства, ЖКХ и агропромышленного сектора.
11:40 29.04.2017
Фото: В ДТП в Татарстане пострадал пятилетний ребенок
При столкновении двух легковых автомобилей в Алькеевском районе пострадали женщина и ее ребенок.
11:34 29.04.2017
В Казани высадили еловую «Аллею журналистов»
В Казани в рамках акции «День посадки леса» посадят 400 тысяч новых зеленых насаждений.
11:26 29.04.2017
Видео: В центре Казани случилось серьезное ДТП
Внедорожник на скорости столкнулся с автомобилем «Хендэ», оба автомобиля получили серьезные повреждения.
11:12 29.04.2017
Секреты успеха в конкурсе киносценариев раскрыли в КазГИК
Начальник сектора кинематографии рассказала студентам о правилах участия в конкурсе.
10:56 29.04.2017
Фото: в челнинском гараже полностью сгорела «Тойота»
Пожарные за три минуты ликвидировали возгорание, но автомобиль сгорел полностью.
10:35 29.04.2017
Гибридные двигатели Российского производства для военного флота будут разработаны в течение 2 лет
Часть корабельного оборудования взамен зарубежного уже сегодня производится в Зеленодольске
10:18 29.04.2017
Фурсенко: «РФ может оказаться в 4-й промышленной революции, но не факт, что станет больше счастья»
Эксперты рассказали о том, как человеку подготовиться к столкновению интересов с искусственным интеллектом.
10:07 29.04.2017
В Новоиерусалимском архиерейском подворье пройдет субботник
Желающим принять участие в субботнике необходимо иметь с собой сменную одежду, перчатки и грабли.
09:53 29.04.2017
Глава ГИБДД РТ встретился с юными автомобилистами, победившими на всероссийском конкурсе
Школьники, выступившие на соревнованиях по автомногоборью, завоевали золотые медали в командном зачете.
09:52 29.04.2017
Депутаты Госсовета РТ очистили от мусора территорию Лядского сада в Казани
Парламентарий Альберт Хабибуллин, участвовавший в акции, отметил, что для него субботник - это праздник.
09:41 29.04.2017
Руководитель Росреестра РТ Азат Зяббаров отмечает день рождения
С 2009 года Азат Галимзянович Зяббаров является главным государственным регистратором Республики Татарстан.
08:35 29.04.2017
Прославленная советская лыжница Галина Кулакова празднует 75-летний юбилей
Поздравить известную лыжницу приедут делегации мунициальных районов Удмуртии и почетные гости.
07:44 29.04.2017
В Агрызе сотрудники лесничества посадили 400 берез и рябин
Коллективы города Агрыз и Агрызского лесничества дали старт всероссийской акции «День посадки леса».
23:59 28.04.2017
В Казани фильм «Рай» покажут с тифлокомментариями
Инклюзивный показ картины Андрея Кончаловского состоится в кинотеатре «Мир».
23:45 28.04.2017